Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлеше турында» киңәшмә узды.
Чара Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешма вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмә кысаларында 2021 елның I яртыеллыгында программа чараларын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм 2021 елның III кварталына бурычлар билгеләнде.