Ютазы муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашында республиканың Ютазы муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү оештырылды.

Видео аша кабул итү кысаларында җирле үзидарәне гамәлгә ашыруның иң актуаль мәсьәләләре, муниципалитетлар эшчәнлегендә барлыкка килә торган проблемалы ситуацияләр каралды. Видео аша кабул итүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International