Ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көне

2021 елның 6 июле, сишәмбе
көне ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Жанна Старостина ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнаштылар. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов рәислегендә видеоконференция режимында булды. Кабул итү барышында күрсәтелгән мәсьәлә буенча 6 гражданга хокукый ярдәм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International