Муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре белән Zoom платформасында «Актуаль редакциядә муниципаль норматив хокукый актларны кабул итү» темасы буенча киңәшмә үткәрде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов  муниципаль регистрда булган муниципаль норматив хокукый актларга Министрлык тарафыннан анализ ясау турында доклад белән чыгыш ясады.

Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга актлар кабул итү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International