Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе
2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түбәндәге вакантлы вазыйфаларга конкурс игълан ителде: - хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы. Квалификация таләпләре: «Юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем. - җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече. Квалификация таләпләре: «Икътисад һәм идарә» юнәлеше буенча югары белем.  Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар кушып, конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан 2021 елның 28 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.

Конкурс комиссиясе утырышы 2021 елның 20 августында  (якынча) узачак.

Конкурс үткәрү барышында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International