2021 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының социаль законнар өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы законнары проектлары каралды.
Закон проектлары буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча алар өстендә алга таба эшләү турында карар кабул ителде.