2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс игълан ителде.
Вазыйфалар исемлеге белән тулырак "Кадрлар сәясәте" бүлегенең "Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар кушып, конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан 2021 елның 2 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2021 елның 26 августында (якынча) узачак.
Конкурс үткәрү барышында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.