Законнардагы яңалыклар

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2022 елның 1 гыйнварында «Cалым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 18 июнендәге 39-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

2023 елның 1 гыйнварыннан тиешле хисап (салым) чорында керемнең 70 проценттан да ким булмаган өлеше  эшкәртү, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү, төзелеш кебек икътисадый эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашырудан кергән табыш тәшкил иткән салым түләүчеләр өчен салым ставкасын 5 процент күләмендә, «Cалым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» 2009 елның 17 июнендәге 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 2 өлешендә күрсәтелмәгән салым түләүчеләр өчен 10 процент күләмендә көйли торган нигезләмә үз көчен югалта.

39-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы  2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International