Минзәлә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын атна саен видео аша кабул итүләр үткәрелә.

2021 елның 22 июлендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Минзәлә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы  Екатерина Никитина катнаштылар.

Видео аша кабул итү кысаларында җирле үзидарәне гамәлгә ашыруның иң актуаль мәсьәләләре, муниципалитетлар эшчәнлегендә барлыкка килә торган проблемалы ситуацияләр каралды. Видео аша кабул итүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International