Юстиция министрлыгында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентларының җәйге практикасы тәмамланды.
Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгечләре, бүлек башлыклары, министр Рөстәм Заһидуллин белән очрашу барышында студентлар сизелерлек практик тәҗрибә тупладылар, үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр, юридик күнекмәләрне камилләштерделәр.
Егет-кызлар бик энергияле, амбицияле, инициативалы, креативлар, идеяләре ташып тора. Киләчәктә алар юриспруденция өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр булыр дип өметләнәбез!
Ә әлегә аларга яхшы җәйге тәҗрибә телибез һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерәбез!