ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Гражданнарны кабул итү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова рәислегендә видеоконференция режимында үтте.
Кабул итү барышында күрсәтелгән мәсьәлә буенча хокукый ярдәм Бөгелмә муниципаль районының 5 гражданына күрсәтелде.