Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында өйрәнүләр узды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан килештерелгән план кысаларында  Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә Совет суд районы буенча Казан шәһәре, Яңа Азино ур., 43 йорт адресы буенча урнашкан 1, 13 нче суд участоклары биналарында шартлау куркынычы һәм шикле предметны (шартлаткыч җайланма) табу турында мәгълүмат алганда гамәлләрне гамәли эшкәртү буенча уку-укыту күнегүләре уздырылды.
Өйрәнүләр вакытында җәмәгать судьяларының, ҖСА һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләренең суд участоклары биналарына шартлату җайланмасы куелу турында мәгълүмат алганда ниләр эшләргә тиешлекләре  каралды. 
Өйрәнүләрдә җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре, ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре, РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Россия ГТХМ бүлекчәсе һәм һәлакәтләр медицинасы катнашты. 
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина өйрәтүләрнең нәтиҗәләре гомумән алганда уңай, максатлар һәм бурычларга ирешелде, ә мондый уку күнегүләрен оештыру һәм уздыру суд участоклары хезмәткәрләрендә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен камилләштерә дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International