Кукмара муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2021 елның 6 августы, җомга

Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын атна саен видео аша кабул итүләр үткәрелә. 
2021 елның 5 августында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Кукмара муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды. 
Чарада җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Елена Галиева катнаштылар.
Видео аша кабул итү кысаларында җирле үзидарәне гамәлгә ашыруның иң актуаль мәсьәләләре, муниципалитетлар эшчәнлегендә барлыкка килә торган проблемалы ситуацияләр каралды. Видео аша кабул итүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International