Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында 2021 елның 6 августыннан «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсына документлар кабул итү игълан ителә.
Конкурс 2 номинация буенча үткәрелә:
«Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре»;
«Авыл җирлекләреннән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы хезмәткәр».
Гаризалар бирү өчен кирәкле документлар исемлеге, конкурсны оештыру тәртибе һәм үткәрү шартлары «Җирле үзидарә» бүлегендә «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы» бүлекчәсендә урнаштырылган Нигезләмә белән билгеләнгән.
Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 6 сентябренә кадәр кабул ителә.