Биектау муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Биектау районының Җиңү паркында булачак беренче сыйныф укучылары өчен оештырылган чарада катнашты. 
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе инде күп еллардан бирле беренче сыйныф укучыларын уку елы башлануга әзерли. Рөстәм Заһидуллин район башлыгы белән берлектә балаларны һәм аларның ата-аналарын сәламләделәр һәм булачак беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. 
Акция 2007 елдан башлап Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы инициативасы, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән үткәрелә. Әлеге акциянең максаты -  авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International