ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары Надежда Рагозина Чистайда Татарстан судлары рәисләре киңәшмәсендә катнаштылар.
Киңәшмә «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды, аның барышында республика судларының агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.
Рөстәм Заһидуллин «2021 елның 1 яртыеллыгына эш йомгаклары» темасына доклад белән чыгыш ясады. Министр үз чыгышында гадел хөкем итү өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан Министрлык ел саен җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарында капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләрен үткәрә дип белдерде, шулай ук 9 участок урнашкан дүрт бинада капиталь ремонт дәвам итә һәм ел ахырына кадәр ремонт эшләре тәмамланачак, дип өстәде.
Моннан тыш, җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен күтәрү кысаларында Министрлык ел саен яңа билгеләнгән җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү курсларын, шул исәптән «Суд эшчәнлегендә татар теле» темасы буенча кыска вакытлы курслар оештыра.
Министр шулай ук электрон суд эшчәнлеген һәм эшчәнлекне автоматлаштыруны гамәлгә кертү өстенлекле юнәлеш булып калуын да әйтеп узды. Төп бурыч -җәмәгать судьяларын «Гадел хөкем» дәүләт автоматлаштырылган системасына, ведомствоара электрон багланышлар һәм видеоконференц - элемтә системасына тоташтыру, шулай ук дәгъва гаризаларын электрон рәвештә кабул итү.
Киңәшмәдә судьялар җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм судлар аппаратларының иң яхшы хезмәткәрләрен традицион бүләкләү тантанасы булды. Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы Радик Кәримовка һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең өлкән белгече Илшат Лотфуллинга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!