Биектау муниципаль районында Белем көне

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау муниципаль районында Белем көненә һәм яңа уку елы башлануга багышланган чарада катнашты.

Министр Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты. Тантаналы чара кысаларында Рөстәм Заһидуллин һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котладылар, аннан соң министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  «Белем көне» Бөтенроссия бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International