Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы игълан ителде

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.

 

Татарстан Республикасы юстиция министрының 2014 елның 18ноябрендәге 01-02/480 номерлы боерыгы белән расланган конкурс турында нигезләмә «Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү» бүлегендә, «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә  иң яхшысы» исеменә конкурс» бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турындагы нигезләмәнең 2.5 пунктында каралган документлар һәм видеопрезентацияләр конкурс комиссиясе секретаре Линар Әлмөхәммәтов адресына электрон адреска 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә: Linar.Almuhametov@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International