Министрның беренче урынбасары Татмедиада узган брифингта катнашты

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча республика конкурсы буенча узган брифингта катнашты.

Очрашу барышында Айнур Галимов коррупциягә каршы экспертиза һәм аны оештыруның төп принциплары турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук республика конкурсын оештыру һәм уздыру тәртибе, гариза бирү шартлары һәм конкурста катнашучыларның эшчәнлеген бәяләү критерийлары турында да хәбәр итте.

Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты идарәсе вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International