КФУ юридик факультеты студентлары белән очрашу

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Белем бирү чараларын уздыру кысаларында ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин КФУ юридик факультетының беренче курс студентлары алдында лекция белән чыгыш ясады.

Министр студентларга дәүләт хезмәте, юридик һөнәрнең өстенлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Заһидуллин студентларны, юридик һөнәрләрнең күптөрлелегендә үз юлларын табуларын теләп, Министрлыкка практика үтәргә һәм эшкә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International