ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева рәислегендә узган чара видеоконференция режимында барды.
Кабул итү барышында күрсәтелгән мәсьәлә буенча хокукый ярдәм Бөгелмә муниципаль районының 5 гражданына күрсәтелде.