Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору турында лекция

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш» темасы буенча видеоконференцэлемтә режимында лекция узды.

 

Югарыда күрсәтелгән тема буенча доклад белән Россия ЭЭМ КЮИ оператив-эзләү эшчәнлеге кафедрасы башлыгы Евгений Шляхтин чыгыш ясады.

Ул фоторәсемнәр белән слайдлар күрсәтте һәм деструктив тәртип формаларына, шулай ук экстремистлык һәм терроризмга каршы көрәш һәм кисәтү алымнарына игътибар итте.

Очрашу кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча белем бирү лекциясе белән Министрлыкның хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәмис Ниязмәтов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International