Россиянең беренче юстиция министрына һәйкәл ачу тантанасы

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "Юстиция кварталы" төзелеше территориясендә Россия юстициясенең беренче министры Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачу тантанасында катнашты һәм Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәген урнаштыру өчен билгеләнгән модель объекты турында сөйләде.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия юстиция министры Константин Чуйченко һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.

"Юстиция кварталы" - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия юстиция министры Константин Чуйченко инициативасы белән Россия юстиция министрлыгының 220 еллыгына тормышка ашырыла торган проект. Ул - республикада яшәүче һәр кеше файдалана алырлык барлык хокукый хезмәтләр тупланачак заманча шәһәр пространствосы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International