Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты һәм анда «Татарстан Республикасы торак пунктлары исемнәрендәге аермалар турында» темасы буенча доклад белән чыгыш ясады.

 

Ул утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасында административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрындагы торак пунктларның исемнәрендәге аермаларны бетерү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде, Географик атамаларның дәүләт каталогы белән таныштырды, нәтиҗәдә аерым торак пунктлар буенча аңа тиешле үзгәрешләр кертелде.

Фикер алышуларда шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International