Төзекләндерү эшләре барышын тикшереп тору

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Казан шәһәренең Совет һәм Яңа Савин районнары җәмәгать судьяларының капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла торган суд участоклары биналарында булдылар.  

Тикшерү нәтиҗәсендә ремонт эшләренең уңай барышы, үтәү сроклары һәм сыйфат  билгеләп үтелде. Хәзерге вакытта биналарның эчке бизәлеше эшләре башкарыла, якын арада, җиһазлар һәм оргтехника белән җиһазландырылганнан соң, суд участоклары, судка мөрәҗәгать иткән гражданнарга тиешле шартларда хезмәт күрсәтү мөмкин булган төзекләндерелгән биналарга күчәчәк.

Шулай ук Алабуга суд районының Төзүчеләр ур., 68 адресы буенча 2 суд участогы  урнашкан җәмәгать судьялары бинасында ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International