Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы

2021 елның 17 сентябре, җомга

2021 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин  рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

 

Комиссия утырышында финанс бүлеге башлыгы Наилә Гыйззәтуллова, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы комиссия секретаре Константин Арсланов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев чыгыш ясадылар.

 

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Бюджет акчаларының максатчан һәм нәтиҗәле кулланылышына эчке финанс контролен һәм аудитны гамәлгә ашыру турында.

2. 2015-2023 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының 2021 елның 1 яртыеллыгында үтәлеше турында.

 3. Министрлыкта 2021 елның 1 яртыеллыгында тормышка ашырылган дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International