Юстиция министрлыгы коллективы гадәттәгечә «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты. Массакүләм йөгереш Казансу елгасының яр буе һәм «Урам» экстрим-паркы территориясендә узды.
«Милләтләр кроссы-2021» - иң масштаблы бөтенроссия спорт чараларының берсе. Ел саен ул, аларның яше һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, спортка битараф булмаган меңләгән кешеләрне берләштерә. Быел йөгерештә 9,5 мең казанлы катнашты: алар арасында тәҗрибәле йөгерүчеләр дә, һәвәскәр спортчылар да бар иде.
Бәйрәм кунаклары өчен иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләделәр.