Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс

2021 елның 24 сентябре, җомга

2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителде:

-норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

 -кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

- җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече.

Квалификация таләпләре: «Юриспруденция» әзерлек (белгечлек) юнәлеше буенча һөнәри белем.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 14 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 9 ноябрендә булачак.

Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Кандидат тестка әзерләнү өчен, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин: http://gossluzhba.gov.ru/.  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International