Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы төгәлләнде

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең "Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына ике көнлек стажировка тәмамланды.

 

Стажировка барышында Әлки, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары советларының юридик бүлекчәләре җитәкчеләре муниципаль нормалар иҗат итү һәм норматив актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, актуаль хокукый сорауларга җаваплар алдылар.

 

 Стажировка ябылышында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, ВШДМУ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен киләчәктә дә нәтиҗәле куллануларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International