Алабуга муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2021 елның 24 сентябре, җомга

2021 елның 22-24 сентябрендә республиканың Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме тарафыннан Алабуга районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.

Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2018-2022 елларга Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаның үтәлеше белән таныштылар.

 Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр каралды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Киңәшмә район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, район прокуратурасы һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International