ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин катнашты.

2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты эшендә катнашты.

2016 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, министрлык, ведомство, Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем составында, Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә һәм Норлат авылында җирле халыкны кабул итеп, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International