2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин катнашты.
Р.И.Заһидуллин “Татарстан Республикасында 2014-2018 елларда кеше хокуклары буенча стратегиянең гамәлгә куелышы” темасына чыгыш ясап, республикада 2014 елның августыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте раслаган 2014-2018 елларда кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә ашырылуын хәбәр итте.
Нотыкта Стратегиянең аерым чараларының 2015 елдагы үтәлешенә йомгак ясалды.
Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасының нәтиҗәле эшләтү һәм үстерү максатларыннан, халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, Стратегиядә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләрдә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен адвокатларны тарту да каралган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча андый үзәкләрнең саны 31гә җитте.
Социаль яклау органнарында uslugi.tatarstan.ru рәсми сайтына мөрәҗәгать җибәрү хезмәте күрсәтелә һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучыларга смс-хәбәр аша ай саен хәбәр юллана. Гражданнарга болай хәбәр юллау аларның мәгълүмат алу өчен социаль яклау органнарына килү ихтыяҗын киметә. Нәтиҗәдә, узган ел йомгакларына күз салсак, түләүләрнең туктатылуы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре 8 697гә азрак булды.
Мәдәни кыйммәтләргә якынайту өчен “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе” порталы актив үсештә. Портал аша электрон китапларга юл ачык, шул исәптән, республиканың Милли китапханәсе фондларындагы сирәк һәм кыйммәтле коллекцияләргә дә. Әлеге вакытта порталда 4 мең электрон басма урнаштырылган.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төргә күчерү буенча да эш бара. 2015 елда бөтен хезмәтнең 49% ы электрон төрдә күрсәтелгән.
Билгеләнгән юнәлешләрдән тыш, Стратегиядә куелган бурычлар кысаларында, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, милли сәясәт өлкәсендә, гражданнарның сәламәтлеген саклау буенча, экологик иминлек мәсьәләләрендә чаралар тормышка ашырыла.
Р.И.Заһидуллин үз чыгышын тәмамлап, гаммави хакимият органнары белән җәмәгатьчелекнең бергәләп, максатчан һәм көйле эшләве генә Стратегиянең нәтиҗәле тормышка ашырылу мөмкинлеген тәэмин итә ала дип ассызыклады.