Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә планлы аттестация узды. Утырышны видеоконференция форматында юстиция министры урынбасары Марат Низамиев уздырды.
Дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәр өч ел саен үткәрелә. Бу юлы аттестация комиссиясе Татарстанның алты районыннан: Әлмәт, Нурлат, Актаныш, Зеленодольск, Балтач, Буа, шулай ук Чаллы шәһәреннән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен бәяләде.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча 13 хезмәткәр үз вазыйфаларына туры килә дип табылды, 2 дәүләт хезмәткәре квалификация күтәрү курсларына җибәреләчәк.
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева алдарак 2026 елда Министрлыкның һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларының 227 хезмәткәре комплекслы бәя узачагын билгеләп үткән иде.