Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә муниципаль хезмәткәрләр өчен “Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законга багышланган семинар узды.
Чарада Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Майя Пашкова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов, муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар кысаларында муниципалитет вәкилләренә җирле үзидарә турындагы яңа законның төп нигезләмәләре һәм аларны гамәлгә ашыру буенча гамәли адымнар җиткерелде. Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү проектын әзерләүгә һәм уставларны әзерләгәндә һәм аларны дәүләт теркәвенә җибәргәндә муниципалитетлар җибәргән типик хаталарны тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
“33-ФЗ номерлы Федераль законны сыйфатлы гамәлгә ашыру территорияләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә, бу ахыр чиктә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга китерә”, - дип билгеләп үтте семинар ахырында Мөхәррәм Ибәтов.