Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

2016 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, министрлык, ведомство, Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем составында, Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә һәм Норлат авылында җирле халыкны кабул итеп, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.

Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 64 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен җир кишәрлеген бүләк итү, мирас, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия, ана капиталы алу, «Хезмәт ветераны» исемен алу, матди ярдәм күрсәтү һәм субсидияләр, авыл хуҗадыгы дәрәҗәсендәге җирләрне бирү, мирас булып калган йортны саткандагы салым чигерелеше һәм башка мәсьәләләр кызыксындыра иде.

Авыл халкы консультация бирүче белгечләрдән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International