«РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» ФБУ вәкилләре белән эшлекле очрашу

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

 Юстиция министрлыгына «РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» ФДБУ директорының беренче урынбасары Екатерина Гущина һәм РФ Юстиция министрлыгы делегациясе вәкиле Дарья Криничная килделәр.

Киңәшмә барышында «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасы эшчәнлеге һәм «Хокукый ярдәм» федераль дәүләт мәгълүмат системасын эшләү мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталын Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры белән интеграцияләү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика «Хокукый ярдәм» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү буенча экспериментта катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International