Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә «2021 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эше турында» Министрлык коллегиясе утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Судьялары советы рәисе Роман Гафаров,  Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм аның урынбасары Андрей Михайлов, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Рамазанов, коллегия әгъзалары һәм җәмәгать судьялары катнашты.

«2021 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эше турында» доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады.

Надежда Рагозина судларны мәгълүматлаштыру, җәмәгать судьяларын һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләрен укыту мәсьәләләрен күтәрде, шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов чыгыш ясады.

 

Илгиз Гыйләҗев үз чыгышында җәмәгать юстициясе эшендә өстенлекле юнәлешләрне һәм проблемалы мәсьәләләрне, шул исәптән җәмәгать судьяларының эшләре бик күп булуын билгеләп үтте.

 

Андрей Михайлов Министрлык һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең суд участокларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә уртак эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Чара ТР Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Министрлык коллективы бүләкләнүче коллегаларын лаеклы бүләкләре белән котлый! Киләчәктә дә һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International