2017 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре “Державин укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Ул Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узды.
2017 елның 22 сентябрендә Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участогында (Космонавтлар ур., 59 А) янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Аның кысаларында шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды.