2017 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә “Экстремизмга – юк” айлыгы кысаларында министрлык хезмәткәрләре өчен лекция уздырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 23 сентябрендәге 712 нче карары белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп элек Казан шәһәре Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында булган Айнур Газинур улы Галимов билгеләнде.