Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2021 елның 1 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов та катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет белән үзара хезмәттәшлеге турында килешү проекты һәм «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты каралды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет белән алга таба хезмәттәшлек итү һәм уртак чаралар планын эшләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International