Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Документлар 2021 елның 1 октябреннән 30 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 404 нче кабинет, 4 нче кат.
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9: 00 дән 18: 00 гә кадәр, җомга 9: 00 дән 16: 45 кә кадәр, төшке аш 13:00 дән 13:45 кә кадәр.
Белешмәләр өчен Телефон: (843) 222-60-36.