Алимент түләү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көне

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

 ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Жанна Старостина һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Лилия Шакирова белән берлектә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнаштылар.

Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендә видеоконференция режимында  булды.

Кабул итү барышында  әлеге мәсьәлә буенча хокукый ярдәм 5 гражданга күрсәтелде, шуларның икесе белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында үзара хезмәттәшлек дәвам ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International