2021 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә.
Вазыйфалар исемлеге белән тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе секретаре 2021 елның 27 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2021 елның 23 ноябрендә узачак (якынча).
Кандидат тестка әзерләнү өчен, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/.