ТИСБИ Идарә университеты студентлары белән очрашу

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТИСБИ идарә университетында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов өлкән курс студентлары белән очрашты.

Очрашуның төп максаты - министрлыкка эшкә яшь кадрларны җәлеп итү һәм республиканың дәүләт хезмәтен популярлаштыру. Айнур Галимов студентларга дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, функцияләре, бурычлары һәм социаль әһәмияте, дәүләт граждан хезмәтендә эшләүнең өстенлекләре, шулай ук республикада коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләре турында сөйләде. Студентларга Татарстан Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтнең нинди чаралары кулланылуын, шулай ук вазыйфаи бурычларны башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү очракларын әйтте.

Очрашу бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Очрашу ахырында министрның беренче урынбасары студентларга уңышлар, актив тормыш позициясе һәм кызыклы студентлар тормышы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International