Россия юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең гомуми җыелышы

2021 елның 8 октябре, җомга

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия юристлар ассоциациясенең (РЮА) Татарстан төбәк бүлекчәсенең гомуми җыелышында катнашты.

Гомуми җыелышны РЮАнең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Халиков ачты. Аннары РЮАнең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо Россия юристлар ассоциациясенең 2020 елның IV кварталы һәм 2021 елның I-III кварталы эше турында хисап, шулай ук төбәк бүлегенең 2022 елга эш планы проектын тәкъдим итте.

 2021 елда РЮА Татарстан төбәк бүлеге Советы вәкаләтләре вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, яңа состав сайланды, аңа Рөстәм Заһидуллин  да кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International