«Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Юстиция министрлыгы коллективы «Урманны саклыйк» диа аталган традицион табигатьне саклау акциясендә актив катнашты.

Министрлык хезмәткәрләре, министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә, Питрәч районы территориясендәге Иске Шигали авылы янында ылыслы агачлар утыртуда катнаштылар.

Агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты - урманга сак караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International