Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына конкурс

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты вазыйфасына конкурс игълан ителде.

 Квалификация таләпләре: «Юриспруденция»белгечлеге буенча югары белем.

Дәүләт хезмәте стажы яки белгечлек, юнәлеш буенча эш стажы билгеләнми.

Таләп ителә торган күнекмәләр: дәүләт органнары, гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләренә җавапларны да кертеп, хезмәт хатларын әзерләү; белешмә-хокукый системаларда эшләү  («КонсультантПлюс», «Гарант»); семинарлар оештыру; гражданнарга һәм граждан хезмәткәрләренә консультацияләр бирү һәм хокукый белем бирү.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документларны да кушып, конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан 2021 елның 2 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.

 

 Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 25 ноябрендә булачак.

 

Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли, ул Татарстан Республикасы юстиция министрының  «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2020 елның 26 декабрендәге 157од номерлы боерыгы белән расланган. https://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_230921.pdf.

Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International