Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты һәм аның Экспертлар советы утырышында катнашты, утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин үткәрде.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында: депутатлар Дәүләт Советына җәмәгать судьясы итеп өч елга Айзат Минһаҗевны (Зәй суд районының 2 нче суд участогына) тәкъдим итәргә карар кылдылар.
"2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проекты хакында: Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин якындагы өч елга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразын тәкъдим итте.
Контроль мәсьәлә: "2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын үтәүнең барышы турында". Комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров 2021 елга ТР Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирде.
Федераль закон проектлары турында. Депутатлар «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 51 бүлегенә үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын карадылар һәм хупладылар. Ул авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен җавапка тартылган затларга таксида эшләү һәм пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүне тыюны күздә тота.