Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башлана

2021 елның 15 октябре, җомга

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Сез Дәүләт хезмәтләре порталында 8 ноябрьгә кадәр аны онлайн уза аласыз, шулацй ук исәпкә алучыны өйдә көтәргә яки 14 ноябрьгә кадәр исәпкә алу участогына мөстәкыйль рәвештә барырга мөмкин.

Ерак һәм керү читен булган территорияләрдә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Исәпкә алуның якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак, ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның IV кварталында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International