Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлары арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсының финал этабы

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлары арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурсның финал этабы узды.

Финал этабында конкурста катнашучылар тарафыннан йомгаклау тестын узу күздә тотыла. Тестлаштыруда «Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре» номинациясендә 5 кеше һәм «Авыл җирлекләреннән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенчак иң яхшы җаваплы зат» номинациясендә 5 кеше катнашты.

Һәр номинациядә җиңүчеләр конкурс комиссиясе утырышында расланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International